Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

ДӨНЬЯ ҺӘМ КЕШЕ

Дата написания: 
12 декабря 2022

Инсур МӨСӘННИФ
ДӨНЬЯ ҺӘМ КЕШЕ

Бу дөньяда күп инде ул
Кызыклар, кызганычлар...
Кеше җанын өтеп тора
Әрнүләр, сызланулар...

Бу дөньяда күп инде ул
Көлкеләр, явызлыклар...
Юл чатында көтеп тора
Ялгызлык, ялгышлыклар...

Дөнья – көчле, без – бичара...
Дөнья – ул бөгә, сыга...
Әйтерсең, без – нәни кошчык,
Ә дөнья – ул карчыга.

Кеше – көчсез... Ә явызлык...
Өстенрәк шул явызлык...
Бары тик, дим, явызлыктан...
Тапмасын кеше кызык...
11-12.12.2022.