Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

“Язма әле сагыш хакында...”

Дата написания: 
14 октября 2018

Инсур Мөсәнниф
“Язма әле сагыш хакында...”

“Язма әле сагыш тулы шигырь...
Яз матурны, ныклап уйла да...
Шуның өчен шагыйрь бит син, туган,
Сагыш тулы сүзләр кулланма!

...Тышта бит кыш, ап-ак карлар ява,
Күңелләргә өсти яктылык.
Сагыш өчен буран сәбәп түгел!
Түгелгәндәй җиргә тик шатлык.

...Тышта бит яз, кара, кояш көлә,
Күңелдә дә булсын бары яз!
Әнә, кошлар ничек матур сайрый,
Сөю, наз хакында яз син, наз!

...Тышта бит җәй, гөлләр чәчәк ата,
Күбәләкләр оча болында.
Кырга чык та, таты чык тамчысын,
Бар(ы)сы да бит синең кулыңда!

...Күктә, әйдә, ертык болыт йөзсен,
Булсын, әйдә, тышта кара көз!
Яшен яшьнәп, яңгыр койганда да
Шатлык өчен, дустым, сәбәп йөз!

Күз сирпесәң, килер сөюе дә,
Шат дусларың булыр яныңда.
Хозур бит ул дөнья, син дә аңа
Шатланырсың нәни сабыйдай!”.

...Шулай диләр миңа кайчак. Ә мин
Һаман язам сагыш хакында.
Эссе җәйдә җаным нигә туңа,
Салкыннарда яна ялкында?

Һәр мизгелнең барлык сукмаклары
Алып килә сагыш күленә.
Моңлы кошлар җырын ишетәм дә,
Моңсу җыр туа бит күңелдә.

Гафу итегезче, и дусларым,
Сагыш тулы каләм кулымда,
Һәм әлегә, телеп йөрәгемне,
Шундый җыр ярала җанымда.

...Менә тагын бер төн узып бара,
Таң сызыла, анда ни көтә?
Их, нишлим соң, тагын бер моңсу җыр:
"Туам, туам", - диеп, җан өтә...
13-14.10.2018, иртәнге 5 сәгать.

Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. "Язма әле сагыш хакында..." Шигырь. "Сөю кайтавазы" китабы. Уфа, "Чурагул" нәшрияты, 2020, 262-264 бб.