Все люди – коллеги. По смерти.
Инсур МӨСӘННИФ
КОЛЛАР
Без барыбыз – коллар: җәмгыятьтә,
Хезмәт урынында – ну, эштә.
Армияда, тагын кайлардадыр,
Бу – хакыйкать, килеш, килешмә...
Кайчак хатын-кызга һәм ирләргә
Коллык була хәтта гаилә...
Коллык хөкем сөрә һәр тарафта...
Кемнән тора икән бар гыйллә?..
Әйтә кемдер: “Байлар кол түгел бит!
Алтын бит атлаган юллары!”
Көләм, эчем тотып: “Ялгышасың, –
Алар да кол – акча коллары!”
31.03.2025
Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. Коллар. Шигырь. "Салават күпере артыннан" китабы. Уфа, "Книга-принт" нәшрияты, 2025, 292 б.
2) Мөсәнниф Инсур. Коллар. Шигырь. «Тулпар» журналы, №5 (188), 2025, сентябрь-октябрь, 79 б.