Все люди – коллеги. По смерти.
Инсур Мөсәнниф
ҮТКӘНЕҢНЕ УЙЛАП, УФТАНМА СИН...
Чордашыма
Үткәнеңне уйлап, уфтанма син,
Бар(ы)сы дөрес булган ул чакта.
Хәзер генә, озак еллар узгач,
Тоеладыр булып зур хата.
Чорга күрә дөрес яшәдек без,
Яшәү генә түгел – кайнадык!
Бүгенгеләр алда берни күрми...
Ә без киләчәкне уйладык.
Бүгенгеләр, ни эшләвен белми,
Белми ата, белми ананы.
Без, советлар, “кирәк” диеп кордык,
Алар исә кыра... дөньяны.
Бүгенгеләр сүтә, вата, сыта,
Астын өскә бутый Җир шарын.
Совет фатирында яшәсә дә,
Шул чорлардан күрә бар зарын.
Менә алар әле уфтанырлар,
Җимереклек хәйран калырлык!
...Шуннан кирпеч эзләп табып алып,
Бәлки төзерләр дә...
Совет чоры
Кирпечләре чыдам, гасырлык...
24.04.2022.