Инсур МӨСӘННИФ
ЧӘЧӘКСЕЗ ГӨЛЛӘРЕМ
Кемнәр генә ничек орышса да,
Чәчәк ата торган гөлләрем юк.
Чәчәк атмаса да, күз яшьләрем коеп,
Елап-сыкрап яткан көннәрем юк.
Чәчәк нәрсә? Өч көнлек ул, сула,
Моны күреп тору – тиң үлемгә...
Корып һәм өзелеп төшеп кинәт
Тирән яра сала ул күңелгә...
Гөлләр дә бит адәм заты кебек...
Чәчәк ата да ул – шыр ялангач
Торып кала гомер узу белән...
Ник үкеним әле шулай булгач...
Булды, булды, шаулап чәчәк аткан
Гөлләрем дә булды – һай, тормыш бит.
Инде менә гөлләр – бер чәчәксез...
Шулай язгандыр да... Язмыш бит...
Мин дә инде хәзер чәчәксез гөл...
Әмма үкенмимен – кайчандыр бит
Мин дә чәчәк аттым – сокландылар...
Истәлекләр әле калгандыр бит.
Тәрәз төбем тулы чәчәксез гөл...
Тик сусатмыйм – сулар сибеп торам...
Әмма күпме сипмә, гомер кебек,
Корый бара алар – күреп торам...
1.03.2025