Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Шомырт чәчәкләре

Дата написания: 
05 февраля 2018

Инсур Мөсәнниф Шомырт чәчәкләре Ап-ак шомырт чәчәкләре Язларын гына була... Тирә-як һәм бар дөньябыз Хуш исләр белән тула. Муел мәңге чәчәк атар, Ис сибәр күк тоела... Әмма алар, ни кызганыч, Коела шул коела... Уйный чәчәк бураннары, Аз гына да җил иссә... Тик нигәдер шатлык тоям, Шул искә килеп төшсә!.. Бу дөньяда кабатлана Бәхетле һәрбер мизгел! Менә кышлар үтәр-китәр, Тагын да язлар килер! Тагын чәчәк атар шомырт, Тагын ак буран уйнар! Бары шатлык көтеп яшик, Сагышка батмыйк, дуслар! 5.02.2018. Кайда, кайчан басылган: 1) Мөсәнниф Инсур. Шомырт чәчәкләре. Шигырь. "Сөю кайтавазы" китабы. Уфа, "Чурагул" нәшрияты, 2020, 206 б.

Фриспины за регистрацию можно получить в казино без загрузки программного обеспечения, и https://3bez-depov.com предоставляет список браузерных платформ, щедро раздающих бесплатные вращения новым участникам без условий депозита.