Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Йөгәмәш тау үрдәге

Дата написания: 
26 марта 2020

Инсур Мөсәнниф
ЙӨГӘМӘШ ТАУ ҮРДӘГЕ
Риваять

Инде бик күптән, борын-борын заманда
Кәҗәләр – командир булганда,
Ябалакны – сакчы, күркәне – үрәтник*
Итеп сайлап куйган чорларда,

Зур бер авылда яшәгән, ди, егеткәй,
Ә исеме булган, ди, Ризван,
Ата-бабасыннан күреп, балачактан,
Җәя тарткан ул һәм ук юнган...

Үсә төшкәч бераз, ауга чыгып киткән,
Биләмәсе – кыр һәм басулар...
Ә бит элек киек кошлар, кыргый җәнлек
(Поши, бүре, аю, сусарлар...)

Урман, кырда иркен йөргән, оя корган,
Курыкмаган хәтта кешедән,
Һәм бу байлыкны саклау фарызлыгын
Һәр сунарчы тоткан исендә.

Ерак түгел булган мәшһүр Йөгәмәш тау –
Очы тигән хәтта болытка.
Ә башында җәйрәп яткан гаять зур күл,
Булган, диләр, хәтта балык та.

Язлар җитсә, очып килгән бер пар үрдәк –
Борынгыча – күлнең иясе,
Аларга тиюне гөнаһ диеп белгән
Олы һәм кечесе – һәммәсе.

Кошлар, куркып, күлдән очып китсә, имеш,
Бәла-каза килер илләргә:
Ил-йортта мул, имин тормыш, уртак байлык,
Каргыш төшеп, очар җилләргә.

Әмма Ризван, колак салмый бу сүзләргә,
Күтәрелгән тауның очына...
Тыныч күлдә оя корган шул кошларга,
Һич кызганмый, уклар очырган!

Ата үрдәк – нибары кош, йорт-оясын
Ничек соң сакласын адәмнән?!
Ана үрдәк шулай, каты яралардан,
Соңгы сулыш алып, җан биргән...

Ук җитмәслек күккә ашып, ата үрдәк,
Очып киткән ерак-еракка...
Аның әрнеп кычкырганы озак вакыт
Ишетелеп торган колакка!

...Аучы, өйгә кайткач, тамак ялгау өчен,
Бу үрдәкне салган казанга.
Тик ни хикмәт, шактый озак кайнатса да,
Ит пешмәгән... шундый маҗара...

Бер көн кайнаткан ул аны, ике, өч тә...
Тик булмаган калҗа ашында...
Ахыр, күпме кайнатып та, ит пешмәгәч,
Элеп куйган казык башына.

Һәм, ни гаҗәп, икенче көн иртәсенә
Түшкә... юкка чыккан – могҗиза!
...Кермәгәндер аның хәтта төшенә дә
Җирне көтә нинди зур җәза**...

Халык хорафаты тиздән чынга ашкан:
Тауның башындагы күл кипкән...
Тау да чүгә, имеш, һаман кечерәя,
Килмәгәчтен кошы бик күптән...
***
Ошбу хәлдән соң узса да күп гасырлар,
Ябырылды бәла илгә дә.
Ил-йортта иминлек, уртак байлык, муллык,
Рәнҗү төшеп, очты җилләргә.

...Ялчылармы, бөкреләрме ук аттылар,
Бөтен илне шул “дер” селкетте.
Таралды ул аннан, кечерәеп калды –
Дөньяда бер бөек ил бетте.

Авыллар да бетә, өч йөз булган йортлар
Калып бара утыз-кырыкка.
Иген үсми кырда, басты чүп үләне...
Эшләр китеп бара шырыкка...

***
Безнең якта хәзер кайбер очракларда,
Ягъни күпме генә хезмәт салсалар да,
Эшләре һич алга бармаса:
“Йөгәмәш тау үрдәге булды бу”, – диеп,
Аптырашып, халык зарлана...

***
...Елга һәм таулар, тагын да... киек кошлар,
Урманнар... һич югы болары, ичмасам,
Йөгәмәш тау үрдәге сыман, ярый ла,
Шулай ук тәмам эзсез юкка чыкмаса...
26-31.03.2020.

* Урядник – 1878-1917 елларда Русиядә өяз полициясендә түбәнге чин, ике дәрәҗәсе булган – кече яки өлкән урядник.
** Үрдәк – Ризван исеме йөрткән кешеләрнең изге кошларыннан берсе, хорафат буенча, ул аларны ату түгел, хәтта рәнҗетергә дә базмаска тиеш, югыйсә үзенә бәла-каза чакырачак.

Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. Йөгәмәш тау үрдәге. Шигырь. "Сөю кайтавазы" китабы. Уфа, "Чурагул" нәшрияты, 2020, 326-329 бб.