Все люди – коллеги. По смерти.
Инсур Мөсәнниф
Чыбыркылы тормыш
Җаным сызлый... Күңел әрни... Өзелә үзәк...
Тигез җирдә абына, я сөртенә йөрәк...
...Язмыштан уңганнар рәтенә сыймадым...
Нишлим соң?... Терим башым ялгыз карт каенга...
– Тагын ниләр булды шул газиз башкаеңа?!
– Чыбыркылап... тормыш... усал... тормыш кыйнады.
14.09.2020
Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. Чыбыркылы тормыш. Шигырь. «Салават күпере артыннан» китабы. Уфа, "Книга-принт" нәшрияты, 2025, 32 б.