Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Иҗат каза-мазалары

Дата написания: 
15 января 2022

Инсур Мөсәнниф
Иҗат каза-мазалары
Тел чарлау

Инде ни хакында язарга да
Һич белгән юк, эш харап...
Барлык темаларны җиде ятлар
Бетергәннәр бит урлап!

Фани дөньяларда ниләр булса,
Беткән инде язылып.
Әнә, ята, дөнья малы кебек,
Чәчелеп һәм казалып.

(Казалганнар, дигәч, казалганнар –
Торганы бер дөреслек:
Ленин, Сталин, колхоз, ка-пэ-эс-эс...
Урыннары – зур чүплек...).

Бар кошларның өзеп сайраулары,
Китүләре чит якка...
Бөреләрнең шартлап ачылуы...
Туган йорт һәм ян капка...

Кайтып килә авыл көтүе дә,
Мөгри-мөгри шигырьдә...
Пешкән җиләкләргә мәдхия дә
Яңгырыйдыр “чи” җырда.

Матур чәчәкләрнең хуш исләре
Борыннарны кытыклый...
Ә фәлсәфә – тормыш темасына
Кемнәр генә кызыкмый!

Елгалардан ярсып агып китә
Искә төшкән яшьлек тә...
Аңкый тәмле хушбуй исләре дә
Иске сандык-яшнектән.

Ымсынып, Айга да үреләләр,
Йолдызларны чүплиләр!
Зөһрә кызны Җиргә тартып алып,
Чүт-чүт кенә үпмиләр.

Су анасына да һич тынгы юк,
“Сыпырталар” тарагын.
...Яңгыр килә ява, килә ява...
Анысы шәп, яраган.

Сөйләп тормыйм сөю шигырьләрен,
Һәрберсе – бер тауарих*!
Аерылышулар, ай-һай, өзә
Үзәкләрне, тауариш!

Күгәрченнәр оча, кыр казлары...
Яшел чирәм, чиләкләр...
Урман шавы, яфрак коелуы...
Башка төшкән михнәтләр...

...Ишек алдагы кер бавына да
Киткәннәр бит кагылып!
...Хәтта энә белән нечкә җеп тә
Килеп чыккан, тагылып.

Энә, чыршы, керпе... Вәт, эврика!
Тәки таптым, күрәсең!
Менә бит, әй! Нинди бөек тема –
“Йомшак керпе энәсе”**
Яза башлыйм! Хэппи энд***!..

* Тауарих (борынгы) – тарих.
** Керпе дә баласын йомшагым, ди (тулы варианты – “Аю да баласын аппагым, керпе дә йомшагым, ди” (татар халык мәкале).
*** Хэппи-энд (ингл. happy ending – “счастливый конец”) – нинди дә булса эшнең уңышлы тәмамлануын белдерә.
13-15.01.2022.