Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Җилкәй, иссәң туган якка...

Дата написания: 
27 февраля 2016
Заметка: 

29.11.2014 г. Пруд Уральский и д. Урал Янаульского района зимой. Фото Инсура Шангареева.

Инсур Мөсәнниф
Җилкәй, иссәң туган якка...

Рәмзинә Тимеровага ияреп

Җилкәй, иссәң туган якка,
Җиткер сәлам тугайларга,
Җиткер сәлам тургайларга,
Җиткер сәлам туганнарга.

Җилкәй, иссәң туган якка,
Җиткер сәлам болыннарга,
Җиткер сәлам колыннарга,
Җиткер сәлам олыларга.

Туган якка иссәң, җилкәй,
Җиткер сәлам әрәмәгә,
Җиткер сәлам бәпкәләргә,
Җиткер сәлам әнкәйләргә.

Җилкәй, иссәң туган якка,
Җиткер сәлам карамага,
Җиткер сәлам урамнарга,
Җиткер сәлам балаларга.

Җилкәй, иссәң туган якка,
Җиткер сәлам зур тауларга,
Җиткер сәлам буаларга,
Җиткер сәлам бабайларга.

Туган якка иссәң, җилкәй,
Җиткер сәлам әтиләргә,
Җиткер сәлам бәбиләргә,
Җиткер сәлам әбиләргә.

Җилкәй, иссәң туган якка
Җиткер сәлам томаннарга,
Җиткер сәлам каеннарга,
Җиткер сәлам якыннарга.

Туган якка иссәң, җилкәй,
Җиткер сәлам үләннәргә,
Җиткер сәлам үлгәннәргә,
Җиткер сәлам исәннәргә.

Туган якка иссәң, җилкәй,
Җиткер сәлам нечкә билгә,
Алып китте язмыш читкә –
Бәйләнмәде чәчләр чәчкә.

Туган якка иссәң, җилкәй,
Җиткер сәлам яшьлегемә,
Җиткер сәлам бишегемә,
Кадакланган ишегемә.

Туган якка иссәң, җилкәй,
Җиткер хәбәр, исән, диеп.
Сагына, дип, саргая, дип,
Тик язмышы – бүтән, диеп...

Туган авыл – бәллүр бишек,
Кем ташлаган – хыянәтче.
Кемгә – каргыш, кемгә – сагыш,
Туган ягым, гафу итче!..
27.02.2016.

Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. Җилкәй, иссәң туган якка... Шигырь. "Сөю кайтавазы" китабы. Уфа, "Чурагул" нәшрияты, 2020, 171-173 бб.