Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

ҮЗ АГАЧЫМ

Дата написания: 
06 февраля 2022

Инсур Мөсәнниф
ҮЗ АГАЧЫМ
Мин – бер кечкенә кошы үз агачымның,
Ә анда – үз тармагым һәм оям.
Дүрт тарафка да ачык ул, шунлыктан мин
Чорның барлык давыл, җилен тоям.

Чакыручы булды: “Безнең агачка күч,
Безнең сайрауларга син дә кушыл,
Без бит охшаш, барыбыз да канатлылар!
Бездә сәхрә, җим дә күбрәк һәм татлырак,
Иң мөһиме, көн-төн үсә көшел.

Күрәсең бит, бездә ышык, җил-давыл юк,
Монда козгын, тилгән дә юк, рәхәт!
Бар(ы)сы булыр, уңай исә башлар җил дә,
Безнеңчәгә бары моңың үзгәрт!”

Мин – бер кечкенә кошы үз агачымның,
Монда ата минем ал таңнарым!
Әйе, без барыбыз да канатлылар,
тик
Минем – үз җырларым, үз моңнарым!
6.02.2022.

Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. Үз агачым. Шигырь.«Яңавыл таңнары»,18.02.2022, №14.