Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Эчүне ташлаган

Дата написания: 
31 марта 2018

Инсур Мөсәнниф
Эчүне ташлаган

Хәсби абзый көн дә “сала”,
Нәрсәсен яшерергә...
Ә аннан соң йөз грамм эзли
Иртән баш “төзәтергә”.
Әмма беркөн, ни эшләптер,
“Салмаган” абзыебыз!
Болай әйбәт кенә йөри –
Бот чабып, шаккатабыз!
Күктән ташлар да төшмәгән,
Яумаган кызыл кар да!
Җир дә шулай ук әйләнми
Кирегә – сулга таба!
...Әмма иртән тагын шул хәл,
Кызмача Хәсби абзый...
“Эт сөякне ташлыймы ни...” –
Халыкның сүзе катгый.
Әмма абзый үзе бик шат:
– Эчмәсәң, рәхәт, малай!
БЕР КӨН эчми торачакмын,
ЕЛ САЕН хәзер шулай!”
30-31.03.2018.

Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. Эчүне ташлаган. Шигырь. "Сөю кайтавазы" китабы. Уфа, "Чурагул" нәшрияты, 2020, 226 б.