Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Матри, малай, үкенерсең әле!

Дата написания: 
26 ноября 2020

Шаян дулкында
Инсур Мөсәнниф
Матри, малай, үкенерсең әле!
Шундый темага язылган шигырьләрне укыганнан, җырларны тыңлаганнан соң ирексездән туган тел чарлау-шаяру

«Ташлап киттең мине,
Ә мин сөям сине,
Исеңә төшәр әле...
Мин кичергән хәлләр,
Узу белән еллар,
Башыңа төшәр әле.

Сагынырсың әле,
Үкенерсең әле,
Түземең бетәр әле...
Сине дә шундый ук
Каргышлы һәм суык
Күп көннәр көтәр әле.

Тик инде карамам,
Килсәң дә, багалмам*,
Син бит инде – иске яр.
Ялгыз хатын-кызлар
Юк ул! Инде минем
Яңа сөйгән ярым бар!»

Әйталмыйм нинди халәт,
Әйталмыйм нинди гадәт,
Тырышалар кемне –
Үтендерергәме,
Үкендерергәме...
Яңасы бар бит инде...
Тынычланыгыз, яме?!
Уйлап карагыз, я(ә)ле:
Сулар да кире акмый,
Үткән дә кире кайтмый!..
Ә күптән үпкән-кочкан
Иртәнге җилгә очкан!
*Багалма (күчмә мәгънәдә) – бик матур яки якын, сөекле кеше (туры мәгънәдә – алланып пешә торган алма сорты).
26.11.2020