Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Сөю кайтавазы

Дата написания: 
18 апреля 1984
Заметка: 
Стихотворение является частью цикла стихов «Сөю кайтавазы»

Инсур Мөсәнниф
Сөю кайтавазы

Өстәлемдә бер төргәк хат –
Тәүге сөю кайтавазы.
Нигә саклыйм? Күптән узган,
Кайтмас яшьлек, кайтмас язны
Хәтерләүдән соң ни файда?
Тик хатларны укыйм кат-кат,
Үткәннәргә кайтып урыйм
Шул хатларны итеп канат.
Хатлар... Хатлар... Алар бары
Хәтерләтте яшьлек язын...
Күңелне бер тетрәтте дә,
Тынып калды кайтавазы.
1978-18.04.1984.

Кайда, кайчан басылган:
1) Мәсәнниф Инсур (хата киткән - Мөсәнниф Инсур дип укырга кирәк). Үткән сөю кайтавазы. Шигырь. "Өмет", 23.07.1994, №80.
2) Мөсәнниф Инсур. Сөю кайтавазы. Шигырь. "Сөю кайтавазы" китабы. Уфа, "Чурагул" нәшрияты, 2020, 17 б.