Инсур Мөсәнниф
Кеше күңеле – пыяла
Кеше күңеле – пыяла,
Саксыз кагылсаң, уала.
Халык мәкале.
Зирәк картлар белми әйтмәгәндер:
«Кеше күңелкәе – пыяладыр…»,
Ә пыяла, ай-һай, нәфис нәрсә –
Сак булмасаң әгәр, уаладыр.
Гүрдә ята күпме ватык күңел,
Рәнҗеткәнме тормыш, кешеләрме…
Зур юлда максатын югалтканмы…
Күңеле салкыннан өшегәнме…
Әмма шундый китек күңелләр бар:
Бөтен булмаса да «пыяласы»,
Аякка басарга гайрәт тапкан,
Һәм турайта алган «манара»сын.
Башын иеп БӨЕК РУХИ КӨЧКӘ,
Кешеләр аларга табынадыр.
Чөнки бер пыяла кисәгендә
Тоташ кояш үзе чагыладыр!
20-23.05.2016.
Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. Кеше күңеле - пыяла. Шигырь. "Сөю кайтавазы" китабы. Уфа, "Чурагул" нәшрияты, 2020, 179-180 бб.