Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

БЕЗ ҮЗГӘРСЕН ӨЧЕН... (Чтоб изменились мы)

Дата написания: 
09 ноября 2022

Инсур МӨСӘННИФ
БЕЗ ҮЗГӘРСЕН ӨЧЕН...

Авырлык, я бәла килә калса,
Без Аллаһтан ярдәм сорыйбыз:
– Үзгәрт, – дибез, – зинһар, хәлебезне,
Юкса бетәбез бит, корыйбыз...

Тик, минемчә, Аллаһ безгә моны
Иксез-чиксез Җиһан, күкләрдән,
Аннан ярдәм сорар өчен түгел,
Без үзгәрсен өчен җибәргән...
9.11.2022

Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. Без үзгәрсен өчен... Шигырь. «Салават күпере артыннан» китабы. Уфа, "Книга-принт" нәшрияты, 2025, 175-176 бб.