Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

СЕРЛЕ ДУС

Дата написания: 
05 августа 2025

Инсур МӨСӘННИФ
СЕРЛЕ ДУС

Гаиләдә – мин бердәнбер,
Бик күңелсез кайчакта.
Энем булса, уйнар идек,
Кая барсак, кайтсак та...

Тик шулай да дустым бар ул –
Булсын юлда, я чатта,
Күктә кояш балкып торса,
Мин – алда, ә ул артта,
Ул – алда, ә мин артта...

Ачыйм инде шул серемне:
Дустым минем – күләгә.
Ишек алда да озата,
Иярә ул күлгә дә.

Әйе, арттан гел иярә,
Тик шунысы манзара,
Ничек кенә чакырсам да...
Күләгәдә югала.

Шулай качыш уйнасак та,
Күңелсез шул, уйланам:
Бергәләшеп уйнар идек –
Булса энем, я апам...
5.08.2025