Инсур МӨСӘННИФ
ИКМӘК ҺӘМ... ИГЕНЧЕ
Муллык басты дөньябызны –
Өстәлдә барысы бар.
Икмәк, дисәң, ни телисең –
Агы бар, карасы бар.
Кибетләрдә киштә тулы,
Сайлыйбыз, сайланабыз.
Кемдер сайлый йөзен чытып...
Әй, халык, кыйланабыз...
Ахры, бик тиз күнектек без
Муллыкка, күплеккә дә...
Кадере юк – уйлап тормый
Ташлыйбыз чүплеккә дә...
Заманнарны сөйләп тормыйм,
Бәясе нинди булган...
Телем икмәк өчен кеше
Чиратта күпме торган...
Шагыйрьләр дә шигырь язмый,
Җырланмый сәхнәдә дә...
Гүя, икмәк үзе үсә
Басуда, сәхрәдә дә...
Игенче дә онытылды,
Җырчылар – киң сәхнәдә
(Җырлары да, ташка үлчим,
Җыр түгел – бер мәсхәрә)...
Игенчеләр түгел инде,
Түрәләр – иң түрләрдә...
Игенчене мактап, зурлап
Сөйләргә юк сүзләр дә ...
Әйе, икмәк кибет тулы –
Карасы, калачы бар...
Игенчесез иген үсми.
Тик шуны аңлыйсы бар...
16-17.04.2025