Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

КЕШЕЛӘР ИРТӘН УЯНЫР...

Дата написания: 
08 августа 2022

Инсур Мөсәнниф
КЕШЕЛӘР ИРТӘН УЯНЫР...

Звёзды нас ждут сегодня -
Видишь их яркий свет.
Люди проснутся завтра,
А нас уже нет...
"Вместе мы не случайно" җыры, "Мираж" төркеме репертуарыннан.

Хыял белән яши кеше –
Ансыз тормыш юк.
Гомерем озын булсын, ди,
Тагын – тамак тук.

Әмма Аллаһ алдан белә,
Кемгә ничә ел...
Кеше генә белми яши...
Кичкә, я быел...

Гаепләмәң – бу хакыйкать…
Раслап маташам…
Дөнья шундый… Мин – гаепсез…
Караң, саташмаң...

Барысы да гади генә,
Тормыш шундый шук:
Кешеләр иртән уяныр...
Ә без инде юк...

Изге гамәл кылып яшә,
Якты йөз белән...
Җирдә калган искә алыр,
Яхшы сүз белән,

Башкаларны да кайгыртып
Яши иде, дип...
Гөнаһлары күп булса да,
КЕШЕ иде, дип...
8.08.2022.