Инсур Мөсәнниф
Ярты Атнабай
"Плохой тот солдат, который не думает быть генералом,
а еще плоше тот, который слишком думает, что с ним будет."
А.Ф.Погосский.
Язма, тыйнаксызлык бит бу, диеп,
Тыяр иделәр дә, бик тыяр...
Ярый, бу шигырьне мин язмасам,
Я, әйт, башка тагын кем язар?
...Атнабайны мәктәп партасыннан
Укыдык һәм, яттан сөйләдек.
Якташ икән бит ул, безнең күрше
Авыл улы дип тә белмәдек.
Син – Күрдемнән, әйе, мин – Уралдан,
Алты чакрым ара, атласаң.
Кайчан гына әле бер үк район
Кешеләре идек, уйласаң...
Мин синнән нәкъ утыз яшькә кече,
Аллаһ шулай биргән гомерне...
Синең учак, балкып, сүнде инде...
Минем – пыскый әле күмере...
Янәш яшәгәнбез, урман аша,
Бер үк чишмә суын эчкәнбез,
Шомырт, балан, миләш җыеп,
Сәхрә хозурында үскәнбез.
Йөгәмәш тавына күтәрелеп,
Күз салгансың туган кырларга,
Җәйрәп яткан аклан келәменә...
(Соңрак күчәр алар җырларга).
Күрдемеңне – туган авылыңны
Рәшә артларыннан күргәнсең.
Бәлки, инде шунда, аңа төбәп,
Шигырь юлларыңны үргәнсең...
Тауның итәгендә чишмә ага,
Аның суын син дә эчкәнсең.
“Хәзрәт чишмәсенең суларына
Торышлы бу чишмә”, – дигәнсең.
Бәлки, аланында, җиләк тәмләп,
Болытларга карап яткансың*;
Күзең кыса төшеп, мыек борып,
Җиләк җыйган кызга баккансың.
(Ә бит Илдар Юзи – Гашыйкларны
Күккә чөйгән** – синең шәкертең...
Йөгәмәш тау буен ул да күргән...
Гашыйк булган шунда яшертен...).
Туганнарың булгач, хәл белергә
Урал авылына да килгәнсең.
Соклангансың безнең каенлыкка...
Буада су кереп йөргәнсең...
Күргән булды сине тик соңыннан,
Яңавылда булдың күп тапкыр,
Моңга бай гына түгел, шаян
Сүзгә дә син булдың бик тапкыр.
Кемдер әйтер, бәлки дошманыдыр:
“Йөрде инде, кеше көлдереп”.
Әмма көлке ия зур кодрәткә,
Явызлыкны сала бөтереп.
Мин дә йөрдем (бәлки, кичергәнмен,
Син күргәннең шактый-байтагын),
Суын эчтем, тауга күтәрелдем...
Шул юлларның йоттым тузанын.
“Ару гына яза болай...”**, – дидең,
Соңгы күргән чакта – “Тулпар”да.
“Шигырьләрең тартым Атнабайга”, –
Дигән иде зур бер доктор да****...
Әйе, телим аңа охшарга мин,
Музаны – Илһамны пар итеп,
Җырлар язып, Җирне матурларга...
(Болай мыек-мазар бар инде).
Юк, һич кенә дә дан ягыннан түгел,
Ә бары тик иҗат күгендә...
(Ул бөек зат – Халык шагыйре бит!
Кемнәр җитәр бу дан үренә!).
Әйтсә иде халык, тел шартлатып:
“Җырга, Моңга, Хискә бик тә бай,
Бер дә түгел, бер ярым да түгел,
Торганы бер – ярты Атнабай!”
* "Ул болытлар юктыр инде" шигыренә ишарә.
**И.Юзиевның "Гашыйклар тавы" поэмасына ишарә.
*** “Шәнгәрәев яза инде ул!” – Бу Ә.Атнабаевның “Тулпар” журналы редакциясендә минем исем-шәрифемне ишеткәннән соң әйткән сүзләре.
**** Критик, филология фәннәре докторы Р.К.Әмиров сүзләре.
04.04.2018.
Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. Ярты Атнабай. Шигырь. "Сөю кайтавазы" китабы. Уфа, "Чурагул" нәшрияты, 2020, 230-232 бб.