Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Шигърияткә һәм әдәбияткә МӘДХИЯ

Дата написания: 
17 марта 2021

Инсур Мөсәнниф
Шигърияткә һәм әдәбияткә МӘДХИЯ
Эксперименталь шигырь

Җирдә бардыр шундый кодрәтле, серле сүзләр –
сихри нур чәчкәне:
Хәтерләтә алар тере су – чык тамчылы
могҗиза-чәчкәне.

Өметсез, боек кешеләрнең күңелләре
һич түгел шигъри – ят...
...Бозлы күңелләрдән кара болытны куар,
я ачар шигърият!

Бәгыре каткан кешеләр бар, күңелләре
түгел әдәби – ят...
...Җаны боздай туңган күңелләрне эретер
Бары әдәбият!

...Сабый күк Җирдә аваз салган әсәрләрем
бардыр чәчмә, чәчмә...
Күңелем тулы сезгә нурлы гөл-чәчәк, ал,
нурларым чәч, мә!

Алтын-көмеш биреп түгел, шигырем укып
күңелемне күрче...
Һәм аларда чагылган кояшлы, эчкерсез
күңелемне күрче...

Булса булсын күң(е)лең аһ-зар тулы, дөньяга
Син аны күчермә...
Назлы кояш кебек нур чәчә күңелем,
Нурларын күчер, мә!

Кара күзлектә дөньяны ак итеп күреп
булмыйдыр, күрәсең.
...Күңелең матур булса гына бу дөньяның
бар ямен күрәсең!
13-17.03.2021