Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Әнкәйгә хат

Дата написания: 
19 декабря 1981
Заметка: 
Стихотворение является частью цикла стихов «Сөю кайтавазы»

Инсур Мөсәнниф
Әнкәйгә хат

“Хатларыңны еш яз”, - дигән идең,
Мин юлларга чыгып киткәндә.
Эшләр белән тагын онытылган,
Әллә син гел гафу иткәнгә.
“Еш язармын” дигән вәгъдәләрем
Йөрәгеңә дәва булгандыр.
Көтеп-көтеп, хәбәр алалмагач,
Күңелеңә хәвеф тулгандыр.
Ниләр генә булды, әй, балам, дип,
Уйлар уйлап төнең үткәндер.
Бары: “Көт, ана”, - дип, өмет биреп,
Җилләр генә килеп киткәндер.
Тетрәндем мин, күз алдыма килгәч
Сагыш тулы моңсу күзләрең.
Гаебем зур, әнкәй, синең алда,
Акланырга сүзләр эзләмим.
Бу дөньяга килгән көннән алып,
Миндә булган барлык уйларың.
Алар барсы синеке дә булган:
Борчылулар, шатлык туйларым...
...Хат язарга, әнкәй, каләм алдым,
Зинһар, мине гафу итсәңче.
Ләкин түзмәм, ахры, әнкәй, көт син,
Очып яннарыңа үзем кайтам
Сәлам хатым барып җиткәнче.
26.12.1981.
Кайда, кайчан басылган:
1) Шәңгәрәйев Инсур. Әсәйгә хат. Шигырь. "Таң" (Бөрйән РГ), 7 ноябрь, 1982, №133.
2) Шәнгәрәев Инсур. Әнкәйгә хат. Шигырь. "Яңавыл таңнары", 23.05.1992, №59.
3) Мөсәнниф Инсур. Әнкәйгә хат. Шигырь. "Сөю кайтавазы" китабы. Уфа, "Чурагул" нәшрияты, 2020, 24 б.