Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

ЯЛГЫЗЛЫК ҺӘМ... ЯЛГЫШЛЫК

Дата написания: 
21 ноября 2021

Инсур Мөсәнниф
Укучыма, иҗатым белән танышып баручыларга МӨРӘҖӘГАТЕМ.

Соңгы арада шигырьләрдә, җырларда ялгызлык темасы еш кузгатыла башлады, дөрес, ул элек тә шактый көнүзәк иде, тик мисаллар китереп торуны урынлы, дип санамыйм. Дөньяда барган хәлләр аркасында бу (тема) нигезсез түгелдер, ахры. Кешеләр якыннары, шулай ук сөйгәннәре белән еш һәм күзгә-күз аралашудан, яки... хәтта парын табудан мәхрүм, димәк, ялгызлык та үзен ныграк сиздерә. Болар кешенең психологик халәтендә чагылыш тапмый калмыйдыр, билгеле... Әмма!
Агыйдел суы тибрәлә,
Уртасында сал булса.
Суга салсаң, калкып чыгар
Безгә насыйп яр булса!
Татар халык җыры.
Югарыда әйткәннәр тәэсирендә минем дәфтәрем битенә дә, дүрт вариант язганнан соң, ниһаять, түбәндәге шигырь юллары төште (дөрес, якынча бу хакта кайчандыр бер шигырь язган идем инде - https://musanif.ru/page/yamsezlrne-kemnr-par-itr/844). Билгеле, бу темага мин башкаларны кабатламый, үземчә (үзенчәлекле, диимме), якын килергә тырыштым. Кемдер кебек, янәсе дә, бу тема – МИНЕМ табыш, дип үземне дә, башкаларны да алдамыйм, горурлыгым да зыян күрми, бу абруемны төшерә, дип тә уйламыйм, чөнки шигърияттә “ЭТИКА таләпләре, кагыйдәләре” дигән бик нәзберек төшенчә дә бар... Тагын бер искәртү: авторны ЛИРИК ГЕРОЙ белән бутамаска!

ЯЛГЫЗЛЫК ҺӘМ... ЯЛГЫШЛЫК

Ялгышлар йөрәккә җөй сала,
Маңгайда бик тирән сыр кала...

Ялгышлык һәм... җәза бергәдер,
Ә аннан үкенеч киләдер...

Кеше парларына кызмагыз,
Маңгайга яңа сыр сызмагыз.

Дөньябыз нәкъ шулай яралган,
Адәм һәм Һавадан ук калган:

Насыйп ярын һәркем көтәдер,
Шул хакта уй-хыял йөртәдер.

Тик кеше парына кызмагыз,
Маңгайга яңа сыр сызмагыз.

Ялгызлар бик күп бит дөньяда,
Калада, авылда... кайда да.

Эзләсәң, табарсың Айда да,
Зөһрә кыз ялгыз бит анда да...

Тик кеше парына кызмагыз,
Маңгайга яңа сыр сызмагыз.

Сиңа язган насыйп яр булса,
Табарсың хәтта... җир ярылса.

Көтәдер ул якты көннәрдә,
Утларын сүндерми, төннәрдә...

Тик кеше парына кызмагыз,
Маңгайга яңа сыр сызмагыз.

Ялгызларны ялгыз яратсын,
Парлашып, сагышын таратсын.

Кеше бәхетенә кул сузып,
Каргышлар арттырма, “җил куып”

Кеше парларына кызмагыз,
Маңгайга яңа сыр сызмагыз.

Бик тә ачы, әйе, ялгызлык...
Тик читләп үтсәче ялгышлык:

Җимереп кемнеңдер бәхетен,
Корып булмый сөю тәхетен...

Кеше парларына кызмагыз,
Маңгайга яңа сыр сызмагыз!
7-21.11.2021.