Все люди – коллеги. По смерти.
Инсур Мөсәнниф
ҖАН ӨТКЕЧ
Кыз монологы (шуклык катыш)
Күреп калса, күз ачтырмый,
Ярдәм итми үтенеч –
Арткаемнан адым калмый,
И, йөри шул җан өткеч.
Күрә алмыйм, нәфрәтләнәм,
Нишлим, түземем беткәч!
Нәфрәтләрем арта төште,
Кочып, суырып үпкәч!
Нәфрәтемне белдерергә
(Шуны үзе бик көткәч)
Чыгам бүген капка алга,
Йолдыз-айлы төн җиткәч.
...Шулкадәр дә, и, бәйләнчек,
Сөям, дип, җаным өтте,
Нәфрәтләнеп торган чакта
Тагын кочаклап үпте!
– Китче, шулай буламы ни –
Шулкадәр дә сөлексең!
Әллә гашыйк иттең инде...
Җан өткечем! Сөеклем!
...Сөю белән нәфрәтләрнең
Арасы, ди, бер адым.
Нәфрәт белән сөюнең дә
Шулай икән… ышандым!
27.04.2022.