Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Күңелләр яшь әле*

Дата написания: 
30 июня 1994
Заметка: 
Стихотворение является частью цикла стихов «Бер гомер»

Инсур Мөсәнниф
Күңелләр яшь әле

Калды инде, калды
Тәүге сөйгән ярлар.
Аерды шул инде
Безне әрсез ятлар.
Койды таҗын, үтте
Яшьлек – янар чәчәк.
Бәлки кире кайтыр
Икәү бергә дәшсәк?
Яшьлек ике килми,
Кайтмый, диләр, үткәч,
Кайтмый, диләр, ярлар,
Үпкәләп бер киткәч.
Кайтчы, яшьлек ярым,
Ташлап барлык шикне.
Кайтмый калмас, килер
Безнең яшьлек ике.
Гамьсез яшьлек үтте,
Тик гомер бар әле.
Көткән бәхет - алда,
Ник телдә зар әле?
Сулышым киптерер
Күзеңнең яшьләрен.
Кайтыр ул сөю дә -
Күңелләр яшь әле.
29-30.06.1994.
* Әнис Шәймәрданов көе.

Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. Күңелләр яшь әле. Шигырь. "Тургайлар канат кага" җыентыгы, авторлар коллективы. Уфа, "Китап", 1996, 24 бит.
2) Мөсәнниф Инсур. Кайтчы, яшьлек ярым*. Җыр (нотасы белән). Әнис Шәймәрданов көе. Әнис Шәймәрданов. Гомерем мизгелләре. Шигырьләр. Сценарийлар. Җырлар. Москва, "Роликс", 2017, 116-117 бб..
3) Мөсәнниф Инсур. Кайтчы, яшьлек ярым. Җыр (нотасы белән). Әнис Шәймәрданов көе. Әнис Шәймәрданов. Гомерем мизгелләре. Ноталы җырлар. Мәскәү, "Бит-Принт" нәшрияты, 2018, 40 б.
4) Мөсәнниф Инсур. ХКүңелләр яшь әле. Шигырь. "Сөю кайтавазы" китабы. Уфа, "Чурагул" нәшрияты, 2020, 67 б.

*Шигырьнең исеме hәм тексты үзгәртелгән:
Инсур Мөсәнниф шигыре
Әнис Шәймәрданов көе

Кайтчы, яшьлек ярым!*

Калды инде, калды
Тәүге сөйгән ярлар.
Кавышмады никтер
Вәгъдәләшкән ярлар.

Кушымта:

Кайтчы, яшьлек ярым,
Ташлап барлык шикне,
Үткәнгә юл салып,
Ачып ябык бикне!

Үтте, койды таҗын
Яшьлек – янар чәчәк.
Бәлки кире кайтыр,
Икәү бергә дәшсәк.

Кушымта.

Яшьлек ике килми,
Кабатланмый үткәч.
Кире кайтмый ярлар,
Үпкәләп бер киткәч.

Кушымта:
Кайтчы, яшьлек ярым,
Ташлап барлык шикне,
Үткәнгә юл салып,
Ачып ябык бикне!
Көе 2002 елда язылды.
* Җыр варианты.