Злополучный день - день получки, когда все деньги заполучает жена
Инсур Мөсәнниф
Кайдан килә?
Калган булды давыл уртасында,
“Эх” тә итми аны үткәрдем.
Калган булды ташкын уртасында,
Бар дип хәтта аны белмәдем.
Әле калдым сөю утларында,
Каушап төштем, кайда кыюлык?
Кайдан килә шушы гүзәл затка
Сихерле көч – телсез калдырырлык,
Ир-атларның һушын алырлык?
14-15.07.1994.
Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. Кайдан килә? Шигырь. "Тургайлар канат кага" җыентыгы, авторлар коллективы. Уфа, "Китап", 1996, 27 бит.
2) Мөсәнниф Инсур. Кайдан килә? Шигырь. "Сөю кайтавазы" китабы. Уфа, "Чурагул" нәшрияты, 2020, 72-73 бб.