Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Заманына күрә кияве

Дата написания: 
18 февраля 2021

Инсур Мөсәнниф
Заманына күрә кияве
Уены-чыны бергә
«Биш бөртек кыз үстердек без:
Берсеннән-берсе чибәр!»
Мәхмүт Хөсәен, «Яшәсен кияүләрем!»
Биш сылу кыз тапты хатын...
Үсеп, буйга җиттеләр.
Унсигезләре тулуга
Читкә чыгып киттеләр.
Кызы булгач, озак тормый,
Табылды кияве дә.
Кем әйтмешли, һәрбер капкач
Иш инде чиләгенә.
Бер киявем – Штатларда,
Әллә эшли банкыда.
– Кил, бабай, кунак булырсың,
Чипсы бар, – дип чакыра.
Бер кызым грузин килене,
Белә бит, чәй яратам:
– Һинд чәйләре күп монда, – ди, –
Акчалата таратам.
Бер киявем – Сомалида,
Пират микән, чурт микән...
Автоматы гына түгел,
Корабы да бар икән.
Бер киявем – Дубайларда...
– Монда сөтле дөяләр,
Бездә, – ди, – акчалы кешене
Хәтта күккә чөяләр.
Бер киявем – Польшаларда.
– Бездә тормыш яхшы, – ди. –
Долларың булса бер капчык,
Килмәс беркем каршы, – ди.

Мондый бәхет кемгә тия,
Кияүләрем бер дигән!
Менә кунакка җыенам –
Җыйдым әле бөрлегән.

Андый-мондый күчтәнәчкә
Пенсияләр җитми бит!
Матрешкага акча тапмыйм,
Мәтрүшкәгә җитми бит!

Дөнья чикләре ачылса,
Бәлки, барырмын әле!
Сыйланып Биг Мак белән,
Кунак булырмын әле.

Инде үсә оныкалар,
Берсе чыкты төреккә.
– Килеп чык, – ди, – безнең илгә,
Чут-чама юк өреккә.

Гомер булса, оныкларым
Чакырыр Кытайга да...
Без – татарлар дөнья тулы,
Без – өлгер һәркайда да!
17-18.02.2021.