Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

ӘЛЕ КИЧЕН ГЕНӘ... (А ведь только вчера...)

Дата написания: 
02 октября 2022

Инсур Мөсәнниф
ӘЛЕ КИЧЕН ГЕНӘ...

Әле кичен генә каен яшел иде,
Ә иртәнгә инде саргайган...
Кызганмый һәм аямыйча, каты салкын
Матурлыгын аның ник алган?

Җирне әле озак матурлармын, дигән
Өметләргә тулы иде бит...
Усал бу салкыннар кайдан гына килде,
Кичен генә җылы иде бит?..

...Кайдан купты шундый каты гарасатлар,
Дөньяларны утлар ялмаган?..
...Кичә ана аны аягыннан еккан
Кара хәбәр белән хат алган...

Әле кичен генә ана яп-яшь иде,
Ә иртәнгә инде картайган...
Әле кичен генә чәче кара иде,
Ә иртәнгә инде чалланган...

...Әле кичен генә каен яшел иде,
Ә иртәнгә инде саргайган...
...Әле кичен генә ана яп-яшь иде,
Ә иртәнгә инде картайган...
Сабырлыклар бирче, әй, Аллам!
25.09.-2.10.2022