Поэт становится поэтом только пережив любовь
Инсур Мөсәнниф
Җилләр булып исәрмен...
Барысы да уза, үтә...
Гомер дә шулай...
Бары хәтер генә тынмый,
Көн һәм төн дулый...
Учак яна, көле кала...
Көлне җил ала...
Очса да көл һаваларга,
Урыны... кала...
Мине син түгел, сине
Гүргә мин салдым.
Инде безнең сөюләрдән
Бары көл калды...
Кичер мине, дип әйталмыйм,
Соңгы юл... шунда...
Бәлки, әле очрашырбыз...
Мин дә шул юлда...
Кем кичерми мондый хәлне –
Бәхет бит, шатлан!
Укы көн-төн догаларың,
Рәхмәт, дип, Аллам...
...Мин булмасам, сөю көлен,
Әйе, җил алыр...
Мин югалсам, истәлеккә
Җирдә җил калыр!
...Мин булмасам, җил хәтерләр!
Әйе, тик җилдер...
Җилләр кайчак исә икән –
Бел, ул... ул миндер...
8.06.2021.