Все люди – коллеги. По смерти.
Инсур Мөсәнниф
Мин – кунасы агачың
Беләм, әле файдасыз,
Беләм бит ачылмасын –
Кагам килеп яңадан
Синең йөрәк капкасын.
Читлектә синең йөрәк,
Сөю кошың очалмый.
Читлектә кошлар гарип,
Зәңгәр күкне кочалмый.
Хисләр чыгар читлектән,
Тыйма аны, дуласын.
Йөрәгемне ачып куйдым:
Мин – кунасы агачың.
14-18.07.1994.
Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. Мин – кунасы агачың. Шигырь. "Тургайлар канат кага" җыентыгы, авторлар коллективы. Уфа, "Китап", 1996, 26-27 бит.
2) Мөсәнниф Инсур. Мин – кунасы агачың. Шигырь. «Кызыл таң», №25, 3.03.2016.
3) Мөсәнниф Инсур. Мин - кунасы агачың. Шигырь. "Сөю кайтавазы" китабы. Уфа, "Чурагул" нәшрияты, 2020, 71-72 бб.