Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Җыр булгач, шундый булсын...

Дата написания: 
14 декабря 1994
Заметка: 
Стихотворение является частью цикла стихов «Сөю кайтавазы» На снимке: Гареев Радик Арсланович (23.03.1956-29.10.1996) – певец (баритон), народный артист РСФСР (1988), БАССР (28.12.1983), Гран-при 8-го Международного молодежного фестиваля политической песни «Красная гвоздика» (Сочи, 1983), Всесоюзного (Днепропетровск, 1981), Всероссийского (Сочи, 1980) конкурсов, лауреат премии Башкирского комсомола им. Г. Саляма (1983), член-корреспондент Международной академии творчества (Москва, 1994). Род. в рабочем поселке Янаул в многодетной семье (8-ой ребенок из 9-и).

Инсур Мөсәнниф
Җыр булгач, шундый булсын...

Шундый булсын, булгач, ул җыр –
Йөз шигырьгә торырлык.
Кайгы-хәсрәт килгән чакта
Халкыңны юатырлык.
Шигырь булгач, шундый булсын –
Йөз җырыңа торырлык.
Җиргә афәт килгән чакта
Байрак итеп алырлык.
Сөю булгач, шундый булсын –
Бар дөньяңны он(ы)тырлык.
Упкын йотты, дигәндә дә,
Сине йолып калырлык.
...Ә шагыйрьне бары шунда
Тиңе итәр батырлык –
Калдырса бер җыр йә шигырь
Гасырларга барырлык.
14.12.1994.

Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. Җыр булгач, шундый булсын... Шигырь. "Сөю кайтавазы" китабы. Уфа, "Чурагул" нәшрияты, 2020, 97 б.