Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Тормыш (Жизнь)

Дата написания: 
13 января 2020

Инсур Мөсәнниф
Тормыш

Барам тормыш юлларыннан,
Кулларымда – чемодан.
Беркемгә дә күренми ул,
Белми читләр һәм туган.

...Миндә генә түгел алар,
Бар, бар алар синдә дә!
Алар һәрчак синең кулда –
Көндезен дә, төнлә дә!

Башкаларга гына түгел,
Ул сиңа да күренми.
Җирдә күпме йөрсәң дә син,
Авырлыгы сизелми.

Әмма арттан һич тә калмый,
Кая гына барсаң да,
Күләгәдәй, ияреп йөри,
Йөгерсәң дә, чапсаң да...

Менә берчак вакыт җитәр,
Чемоданны ачарсың...
Әгәр инде... ул буш булса,
Кая гына качарсың?

Бармы гаиләң, ул-кызларың,
Матур эзең бу Җирдә?
Бармы изге, зур эшләрең
Яшь буыннар күрердәй?

Бардыр, бәлки, олы юллар
Яшь буыннар узардай?
Учак бардыр кабат балкыр
Син калдырган кузлардан?

Туң җаннарны эретерлек
Бардыр җылы сүзләрең?
Бардыр күңел энҗеләрең
Явын алган күзләрнең?

КЕШЕ исемеңә туры
Киләдер бит җисемең?..
...Бу чемодан гади түгел –
Тормыш юлың бу синең...

Бу – тормышың нәтиҗәсе...
Бу – тормышың йомгагы...
Бу – син киткәч, торып калган
Җирдәге эз-сукмагың...

Ярый, болар булмаса да,
Бардыр анда һич югы
Акыллылар урап узар
Синең тормыш сабагы...
11.12.2019-13.01.2020.

Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. Тормыш. Шигырь. "Сөю кайтавазы" китабы. Уфа, "Чурагул" нәшрияты, 2020, 292-293 бб.