Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

ЯҢА ЕЛ БЕЛӘН!

Дата написания: 
02 января 2021

Инсур Мөсәнниф
Яңа ел белән!

Иске елның соңгы секундлары
Уйсыз-хиссез алга чабалар...
Кемдер инде күптән табын корган,
Кемдер әле чаба кабалан...

Их, әйтәсе килә барыгызга
Матур-матур изге теләкләр!
Һәм бирәсем килә һәммәгезгә
Кочак-кочак матур чәчәкләр!

Хәер, алар күптән әйтелгәндер,
Яңа ел бит килә ел саен...
Бүләкләр дә күптән бирелгәндер...
Әйтеп тормыйм инде мул сыен...

Ярый, дуслар, белмим башкаларны,
Минем әле әйтер сүзем бар...
Телим сезгә сөю-сәгадәтләр,
Иң мөһиме, дуслар, түзем яр!

Әйе, сөю – бәхет кенә булсын,
Китермәсен авыр сагышлар!
Мохтаҗ икән күңел җылысына,
Парын тапсын япа-ялгызлар...

Теләкләр күп алар...
Котлаулар да
Яңгырый бит табын түрендә,
Котлыйм мин дә сезне, үземчәләп,
Күңелемнән ниләр түгелә...

Котлыйм яңа кар-бураннар белән,
Йолдызлы күк, җылы җил белән;
Яңа туган сабый авазлары,
Тыныч аткан таңлы ил белән!

Котлыйм яңа озын, кыска юллар,
Истә калыр яңа җыр белән!
...Бер ел узды, димәк, кемнәрнедер –
Маңгайдагы яңа сыр белән!

...Әйтер идем инде хәтерне дә –
Котлыйм әле, дуслар, үземне дә
(Сүзләр белән... түгел гөл белән),
Ник башкалар әле гел генә:
Соң, бүген бит минем туган көнем,
Димәк, яңа туган көн белән!
2.01.2021.

Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. Яңа ел белән!. Шигырь. "Яңавыл таңнары", 12.01.2022, №3 (12577)