Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Җиләтте...

Дата написания: 
30 сентября 1994
Заметка: 
Стихотворение является частью цикла стихов «Бер гомер»

Инсур Мөсәнниф
Җиләтте...

Сандугачлы, таллыклы,
Төнбоеклы, балыклы,
Гөл-чәчкәле, аланлы,
Төчеләнгән баланлы,
Эре-кызыл җиләкле –
Бу шигърият җиләтте!
Бирсәләр дә кирәкне –
Әйтәм, ачып, йөрәкне...
Вакыт инде, икмәктер –
Яңа җырлар кирәктер!
...Чәчәкле шигъри базар...
Яңа шигырь кем язар?..
30.09.1994.

Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. Җиләтте... Шигырь. "Тургайлар канат кага" җыентыгы, авторлар коллективы. Уфа, "Китап", 1996, 21 бит.
2) Мөсәнниф Инсур. Җиләтте. Шигырь. "Бәләбәй хәбәрләре", 7.04.2000, №38-39.
3) Мөсәнниф Инсур. Туйдырды. Шигырь. "Яңарыш" (Удмуртия), 30.04.2003, №19.
4 Мөсәнниф Инсур. Җиләтте... Шигырь. "Сөю кайтавазы" китабы. Уфа, "Чурагул" нәшрияты, 2020, 85 б.