Инсур Мөсәнниф
УЛ БИТ ХУҖА*
Уены-чыны бергә
Кемнәргәдер – һәр көн бәйрәм,
Бәхетлеләр! – яши «гөрләп»
...Гата абзый кайткан тагын
Кичәгедәй, «кыек төяп».
Шешә «күле» бик сай, әмма
«Кораб»ны нык чайкалдыра,
Чайкалдыру бер хәл әле –
Акылдан нык тайпылдыра.
Кайту белән, хокук яулап,
Бәйләнде бит хатынына,
Аягында чак-чак тора,
Тик барыбер акырына.
– Кая ашың, тузган чәчең,
Күр, МИН кайттым, күзең тонган!
Бер сүз әйтеп кенә кара,
Әлегә МИН хуҗа монда!
Нинди хатын түзсен моңа,
Тиз «укытты» тәүбәсен дә:
Ката белән саллы гына
Бер тондырды түбәсенә!
Аягында чак торганга,
Ауды Гата как идәнгә.
Йоклап китте шундук, гырлап,
Кирәк түгел ак мендәр дә.
Шундый чакта, үч иткәндәй,
Килеп керә кешесе дә...
Керде (көтеп торган кебек!)
Җәмиләттәй күршесе дә.
Аптырады сәер хәлгә
(Бүген, чыгып, гайбәт сата):
– Нәрсә булды, әй, күршем, ник
Өстәл аста ята Гата?
Тапкыр җавап бирде Наза
(Кулындадыр һаман ката):
– Өебездә ул бит хуҗа,
Кайда тели,
шунда ята...
* Халык мәзәгенә таянып язылды.
22-23.02.2021.