Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

АЛАРМЫ? ӘЙЕ, НӘКЪ АЛАР...

Дата написания: 
15 декабря 2022

Инсур МӨСӘННИФ
АЛАРМЫ? ӘЙЕ, НӘКЪ АЛАР...

Малай, кызлар ярда балык тота,
Ә тирәдә бары олылар.
Бала-чага ала шаярып та,
Шуңа ирләр шактый корылар:

– Шаулашмагыз, балык куркытасыз,
Я, китегез башка урынга!
Бу өлкәннәр, ахры, оныткандыр
Ничек үсүләре турында.

Үзләре дә шундый булган инде –
Шаян, шук һәм "артык" шау-шулы.
Кайчак артык "азып" киткәннәрдер...
Оныталар икән ник шуны?

Бер уйласаң, уен белән бергә
Ризык таба алар бүгенгә.
Киләчәктә кемнәр булып үсәр –
Балык тотудан да күренә.

Бүген акылсызрак алар, әйе,
Осталыклар әле чамалы.
Әмма, бер уйласаң, нәкъ алар бит
Кешелекнең Җирдә дәвамы.

Тыю түгел, кирәк өйрәтергә
Барлык серләренә тормышның...
Ерак-якын киләчәктә нәкъ аларга
Бәйле илнең, Җирнең язмышы...
Җәй-15.12.2022. Уфа-Өфө-Ufa.