Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Тагын бер яз җитте...

Дата написания: 
06 апреля 2018

Инсур Мөсәнниф
Тагын бер яз җитте...

Ишек алда гөрләвекләр ага,
Ботакларда инде бөре бүртте –
Менә тагын, тагын бер яз җитте...
Гөрләвеккә уйчан гына карап,

Балалыкны сагынса да күңел
(Кайтыр идек аңа барыбыз да,
Кирәк түгел хәтта дөньябыз да!)
Инде хәзер кәгазь кораб түгел,

Бары теләк кенә озатабыз:
Бар сагышлар агып китсен,
Җирдә имин чорлар җитсен...
Аннан... арытаба юл тотабыз...
6.04.2018.

Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. Тагын бер яз җитте. Шигырь. "Сөю кайтавазы" китабы. Уфа, "Чурагул" нәшрияты, 2020, 236-237 бб.