Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Бүә сагышы

Дата написания: 
04 июня 2018

Инсур Мөсәнниф
Бүә сагышы

Бүә ага. Башын игән чал таллары,
Ике адым ара – ярларга.
Сирәк кенә каккан дулкыннарга карап,
Агачлар да калган уйларга.

Саллар тулып акты аннан заманында,
Йөзде көтү-көтү балыклар...
Бүген болар бар(ы)сы хатирәдә калган,
Нинди афәтләр соң калыккан?

Ә ярлары исә... Ә ярлары бүген
Хәтерләтә бик зур чүплекне.
Барлык яхшылыгы өчен Бүә бездән
Көтмәгәндер мондый этлекне.

Нинди бәла, вәхшәт купты бу дөньяда,
Каян килә мондый явызлык?
Яхшылыкның кад(е)рен белү өчен безгә
Кидерергә нинди авызлык?

Балыклар да икәү-өчәү генә калган,
Куркып уйный ал таң алдыннан...
Чишмәсеннән башлап, аркылыга буйга,
Киң-киң җәтмә, җылым тартылган.

Бүә бары язын бер хәтерләп ала
Сал агызган көчле чакларын.
Ажгыр ташкын суы ерак алып китә
Кешеләрнең барлык чүп-чарын.

Әйе, елга язын, ташып, үз ярларын
Чистартадыр барлык шакшыдан.
Әмма тиздән бар(ы)сы кабатланыр тагын –
Ямьле җәйләр тора каршыда...

“Ит изгелек, – дигән халык, – көт явызлык”,
Моңа дәлил – Бүә үрнәге.
Нигә сабак түгел безгә, бәндәләргә,
Мәшһүр Йөгәмәш тау үрдәге*?
*Риваять буенча, Йөгәмәш тавы күле аның үрдәген атып алгач корыган.
3-4.06.2018.

Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. Бүә сагышы. "Яңавыл таңнары" район гәзите, 24.08.2018, №68.
2) Мөсәнниф Инсур. Бүә сагышы. Шигырь. "Сөю кайтавазы" китабы. Уфа, "Чурагул" нәшрияты, 2020, 257-258 бб.