Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Куаныч

Дата написания: 
19 апреля 2021

Инсур Мөсәнниф
Куаныч

Минем өчен олы бәйрәм бүген:
Исән-саумын – менә уяндым.
Тәрәзәмне ачтым, янә Кояш
Нурларына чумып, куандым.

Яз аеның бары бер көнедер...
Башкалары кебек бер көндер...
Төнгә кадәр әле ничә сәгать!
Кичерәсе шатлык күпмедер?!

Шатлык инде – җиргә аяк басу...
Гөрли янда парлы күгәрчен...
Җимнәр сибәм кайчак аларга мин,
Алла кошлары бит, сөенсен...

Һәрбер көннән мәгънә, шатлык таба,
Сокландыргыч тату бит алар!..
Җим эзлиләр, бала чыгаралар...
Киң күренә тап-тар оялар...

Безгә генә чиксез киң дөньялар
Күренәдер никтер тар булып...
Яратмыйбыз эссе һәм... салкынны...
Көнкүрмешләр аһ һәм зар тулы...

...Башкаларны белмим, бәйрәм итәм –
Исән-саумын – янә уяндым.
Кояш нурларыннан күз чагылып,
Уйларыма гына чуалдым.
19.04.-5.06.2021, 2.03.2024.