Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

СӘЕР ТӨШ

Дата написания: 
07 марта 2024

Инсур МӨСӘННИФ
СӘЕР ТӨШ

...Төштә кердем юкә урманына,
Һәм исердем чәчкә исенә.
Нигә әле кинәт, сагышланып,
Туган ягым уйлап, хиссенәм?

Шәһәр фатирымда, өстәлемдә
Кичтән калган икән юкәбал...
Якташымнан сатып алган идем,
“Бигрәк тәмле, – дигәч, – татып кал”.

Бал кортлары аны, ару белми,
Юкә чәчәгеннән җыйган бит.
Бал, дигәч тә... Аңа туган якның
Бөтен хозурлыгы сыйган бит!..

Туган якның юкә чәчәкләре
Нечкә билгә татлы сут биргән.
Сары сандугачлар, аны мактап:
“Чут-чут, хуп-хуп, хуп-хуп, чут...” – дигән...

Бал да, төшләр күрсә (!), туган якның
Таңгы җиле назлап искәндер.
...Юкәбалның хуш исләре аша
Сәер төшләр миңа күчкәндер...

Корт асраучы хәзер сирәк, ахры...
Бөтен авыл читкә күчкәндер...
Умарталык урынында хәзер
Тигәнәкләр генә үскәндер...

Туган авыл, юкә урманнары
Өндә түгел, бары төштәдер...
Балга карап, аны юксынабыз...
Кем каргышы безгә төшкәндер...
7.03.2024