Инсур Мөсәнниф
Үзебез нинди...
“Их, син, тормыш, фани дөнья!” –
Кемнәр генә сине шулай
Тешен кысып сүкмәгәндер,
Чыксын гына бары тик җай.
Сүгәр өчен бары энә
Очы кадәр сәбәп җитә:
Бу адәмне эше өтә,
Бер сәбәпсез – кеше өтә,
Хатыннары ирен “тетә”,
Айный белмәс күрше өтә,
Авыруны чире өтә,
Һич югында шеше өтә,
Инде килеп бете өтә,
Урамында эте өтә...
Дөнья безне, һай, өйрәтә:
Артыбыздан этә, төртә,
Күзебезгә сибә көрпә,
Чалып ега карлы көрткә,
Күренә ут көлтә-көлтә...
Алдап, тагын яшьне сөртә.
Ни кадәрле каргасак та
Дөнья, тормыш, Җирне, илне,
Без үзебез нинди, дөнья –
Шундый инде, агай-эне.
27-28.06.1994.
Кайда, кайчан басылган:
1) Шәнгәрәев Инсур. Үзебез нинди... Шигырь. "Кызыл таң", 22.02.1995, №35.
2) Мөсәнниф Инсур. Үзебез нинди... Шигырь. "Тургайлар канат кага" җыентыгы, авторлар коллективы. Уфа, "Китап", 1996, 16 бит.
3) Мөсәнниф Инсур. Үзебез нинди... Шигырь. "Сөю кайтавазы" китабы. Уфа, "Чурагул" нәшрияты, 2020, 65 б.