Инсур Мөсәнниф
ӘНКӘМ ГӨЛЕ
Әнкәй, син юк инде күптән... күптән...
Үтеп китте ике дистә ел...
Әмма хәтер сине исән саклый,
Һәр киңәшең, сүзең истә гел...
Гөл үстерә идең, төрлесеннән,
Сулар сибә идең иртәнчәк.
Ниләр уйлап сиптең? Мин белмәдем –
Ниләр алып килер киләчәк...
Гөлең исән әле, бары берсе...
Һушым китеп сулыйм исләрен.
Синең истәлек ул, әгәр гөлең
Исән икән, мин дә исәнмен.
Әйе, синең гөлең... Чәчәкләре,
Әйтерсең лә, синең күзләрең.
Алар саклый мине, бары шуңа
Өзелмидер, бәлки, үзәгем...
Әнкәм гөле... Сулар сиптем иртән,
Җиңел булып китте йөрәккә,
Алар миңа озын гомер тели,
Һәрбер әнкәй шундый теләктә.
...Истәлеккә калды матур гөлең,
Рәхмәтлемен шуңа язмышка...
Бер уйласаң, безне, балаларын,
Бары әнкәй хәер-фатихасы
Гомер буе саклый тормышта...
27.10.2023