Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Вөҗдан газабы

Дата написания: 
19 февраля 2020

Инсур Мөсәнниф
Вөҗдан газабы

Тәүге тапкыр, кыюлыгым җыеп,
Чыктым менә бүген мин урамга...
Сызгаладым нидер, әмма һаман
Барысы да әле каралама*...

Кешелеккә файда китерерлек
Бүген, ахры, берни эшләмәдем,
Язылмады яңа шигырем дә –
Тулпар** атым ярсып кешнәмәде...

Эшләмәгәч берни, ничек кенә
Күреним соң кеше күзләренә?..
Бәлки алар мохтаҗдыр, дим, күңел
Юатырдай җылы сүзләремә?

(Әй, кешеләр, гафу итегезче,
Шулай уйлап, бәлки ялгышамдыр...
Бәлки алда укучы да булмас,
Файдасызга бәлки язышамдыр...)

Әйтер сүзем әйтми, җанда калса,
Үз-үземне утлы тамугта да
Таркаулыгым өчен кичермәмен,
Анда хәтта кояш калыкса да...

Әгәр инде әйтеп бетә алсам,
Кичкән чакта сират күперләрен***,
Кылдан нечкә күпер урынына
Сукмак түшәр бәлки шигырьләрем...

* Каралама – русча черновик.
* Тулпар – Пегас, канатлы ат.
*** Кыямәт (ахырзаман) көн – бу көнне намуслы яшәгән кешеләр, шулай ук гөнаһка баткан бәндәләр кылган гамәлләре өчен Аллаһы Тәгалә каршында җавап тотачак. Сорау алганнан соң УЛ аларны «кылдан нечкә, кылычтан үткен» Сират күпере аркылы үткәрәчәк. Гөнаһлылар, күперне кичә алмыйча, тәмуг утына егылып төшәчәк.
19-25.02.2020.

Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. Вөҗдан газабы. Шигырь. "Сөю кайтавазы" китабы. Уфа, "Чурагул" нәшрияты, 2020, 299-300 бб.