Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

ТУМЫЙ КАЛГАН ШИГЫРЬ

Дата написания: 
15 января 2023

Инсур Мөсәнниф
ТУМЫЙ КАЛГАН ШИГЫРЬ

Әллә нәрсә булды – хәтер начар...
Бер уй чагылды да – оныттым!
Ә бит матур яңа – сабый шигырь
Туа алыр иде, и, чуртым!

Әйе, һәрбер яңа шигырь миңа
Яңа туган сабый шикелле.
Үсеп, буын ныгытырмы икән,
Менә мон(ы)сы инде икеле...

Их, шигырем, очтың хәтеремнән,
И, үкендем сыкрап, үкендем:
Син бит хас та тумас борын үлгән –
Тумый калган – улым шикелле.
15.01.2023