Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

ЮРАГАНЫ ЮШ КИЛДЕ

Дата написания: 
06 февраля 2023

Инсур МӨСӘННИФ
ЮРАГАНЫ ЮШ КИЛДЕ

Яшь егеткә чегән кызы
Шулай диеп юрады:
«Судан булыр синең үлем,
Утыз тулыр нибары...»

...Егетебез юраудан соң
Судан каты шөрләде,
Буага да, елгага да,
Куркып, якын килмәде.

...Әмма инде утыз яшь тә
Әллә кайчан узылды.
Иркәебез кызны тиргәп:
«Ялганчы!», – дип тузынды.

Хәзер инде куркасы юк,
Теге кыз бит алдашты –
Иркәебез хәмер белән
Ныклап торып дуслашты.

Бар буаны, бар елганы
Йөзеп чыкты иңгә-буй.
Моны күреп, сокландылар,
Артты пачут һәм абруй!

Чегән кызы онытылды,
Бар курку артта калды.
Хәтта йөзү ярышында
Берничә медаль алды!

Дуслар артты акча барда,
Ары-бире «йөрелде».
...Ахыр килеп, «салган» килеш
Туңып үлде бер көнне.

Чегән кызы юраулары
Барыбер бит юш килде.
Күлдә булмаса да, егет
Зәмзәм... суыннан үлде.

...Ышанмасаң, ышанма соң,
Шуны гына бары бел:
Тәкъдир бит ул – арттан калмый –
Куып тота барыбер...
4-6.02.2023