Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Өмет

Дата написания: 
07 марта 1980
Заметка: 

Фото Инсура Шангареева.

Инсур Мөсәнниф
Өмет

...Караңгы төн. Йоклый авыл
Тәрәзләргә пәрдә ябып.
Ә күктә кара болытлар
Бер-бер артлы уза чабып.
Ай, балкый да, яшеренә, җирне
Бер мизгел нурга күмеп.
...Сине күреп кабынып сүнгән
Нәкъ минем өмет кебек.
7.03.1980.

Кайда, кайчан басылган:
1) Шәңгәрәев И. Исемсез. "...Караңгы төн. Йоклый авыл...". Шигырь. "Коммунизм таңы", 17 гыйнвар, 1981, №8.
2) Мөсәнниф Инсур. Өмет. Шигырь. "Тургайлар канат кага" җыентыгы, авторлар коллективы. Уфа, "Китап", 1996, 25 бит.
3) Мөсәнниф Инсур. Өмөт. Шиғыр. «Йыйын» (Яңавыл районының иҗтимагый-сәяси гәзите, башкорт телендә чыга), ноябрь (15-30), 2012, №22.
4) Мөсәнниф Инсур. Өмет. Шигырь. "Сөю кайтавазы" китабы. Уфа, "Чурагул" нәшрияты, 2020, 19 б.