Поэт становится поэтом только пережив любовь
Инсур МӨСӘННИФ
БӘЙРӘМНӘР
Әйләнә дә килә, әйләнә дә килә
Әйләнә дә килә бәйрәмнәр...
Кочак-кочак чәчәк таратыла,
Я җилферди алсу әләмнәр...
Әйләнә дә килә, әйләнә дә килә
Әйләнә дә килә бәйрәмнәр...
Әйтерсең лә, барлык көннәр бары...
Бәйрәмнәрдән тора Галәмдә...
Әйләнә дә килә, әйләнә дә килә
Әйләнә дә килә бәйрәмнәр...
...Тик нигәдер кайбер бәйрәмнәрдә
Үкси-үкси елый адәмнәр...
22-25.02.2025
Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. Бәйрәмнәр. Шигырь. "Салават күпере артыннан" китабы. Уфа, "Книга-принт" нәшрияты, 2025, 279 б.