Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Вакыт күп тә бит...

Дата написания: 
10 марта 2018

Инсур Мөсәнниф
Вакыт күп тә бит...

...Ә без, әнкәй, ифрат ашыгабыз, –
Мәңге бетмәс эшкә тарыктык.
Сезнең безгә әйтер сүзегез бар,
Ә тыңларга безнең вакыт юк.
Вакыт юк.
Ә. Атнабаев, “Вакыт юк”.

Дөрес әйткән шагыйрь, гомер буе
Эш, дидек тә, дөнья кудык,
Көчтән килгәнчә, мал-мөлкәт җыйдык,
Үзебезчә, һай, тырыштык.

Борын белән “җирләр сөреп, тырнап”,
Гайрәт бармы, әллә юкмы,
Әйтерсең лә, кызу ярыш бара –
Бар итәбез, дидек, юкны...

Дөнья малы – дуңгыз каны икән,
Әнә, кала барысы да,
Кала йә чәчелеп, йә өелеп
Мал-мөлкәтнең кайсысы да...

Ә хәзер барысы да урылган...
Хәзер вакыт күп – муеннан...
Бик сөйләшер идек озын-озак,
Тик әнкәй җир куенында...
9-10.03.2018.

Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. Вакыт күп тә бит... Шигырь. "Сөю кайтавазы" китабы. Уфа, "Чурагул" нәшрияты, 2020, 218-219 бб.