Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Ярамый!

Дата написания: 
11 сентября 1995
Заметка: 
Стихотворение является частью цикла стихов «Сөю кайтавазы»

Инсур Мөсәнниф
Ярамый!

Берчә шаулап, берчә даулап үтә тормыш,
Җырда гына калды яшь гомер.
Көмеш кунган башка язлар нигә, дисәң, -
Бар табигать – яшел кәшемир.
Тик тынгысыз шул бер йөрәк дигән нәрсә
Картаерга һич тә уйламый.
Чибәр кызлар кайчак өннән төшкә күчә,
Өндә инде – юк, юк, ярамый.
Ярамый, дип... Җырлыйлар бит, әнә, җырда:
“Ярамыйга, имеш, карамый!”
Тик ул кызның үз сөйгәне, тиңе бардыр...
Раз ярамый икән – ярамый!
15.07.1994-11.09.1995.

Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. Ярамый! Шигырь. "Сөю кайтавазы" китабы. Уфа, "Чурагул" нәшрияты, 2020, 73-74 бб.