Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Төрле хәлләр була инде

Дата написания: 
04 октября 1994
Заметка: 
Стихотворение является частью цикла стихов «Бер гомер»

Инсур Мөсәнниф
Төрле хәлләр була инде

Төрле хәлләр була инде,
Шыксыз булгач заманы.
Гайбәткә юлыктым мин дә -
Мул “сиптеләр” караны.
Типке алган маэмайдай,
Ялап ятам яраны...
Шыңшый бары, шук малайдай,
Тышта яңгыр бураны.
Койды, койды, кинәт үтте,
Хәтерләтеп баланы:
Әнисеннән яклау эзләп,
Чабып кайтып барганы.
Тик мин кемгә барыйм икән
Эзләп шундый яклауны?
Кала бары шигырь юлы...
Эзләп алдым караны...
3-4.10.1994.

Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. Төрле чаклар була инде. Шигырь. "Тургайлар канат кага" җыентыгы, авторлар коллективы. Уфа, "Китап", 1996, 19 бит.
2) Мөсәнниф Инсур. Төрле хәлләр була инде. Шигырь. "Сөю кайтавазы" китабы. Уфа, "Чурагул" нәшрияты, 2020, 86 б.